news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш яр буеннан 12000 чөгә маймычы җибәрелде

Беренче партия Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев кулыннан Камага йөзеп китте.

(Лаеш, 2 август, "Татар-информ", "Кама ягы"). “Чиста ярлар” экология акциясе кысаларында Куйбышев сусаклагычы акваториясенә Лаеш ярыннан кыйммәтле мәрсин балыгы маймычлары җибәрелде, дп яза җирле басма.

Беренче партия Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев кулыннан Камага йөзеп китте.

Чөгә маймычлары Федор Конюховның “Яшел планета” фонды акчаларына алынган, аның активистлары “Бердәм Россия” партиясе яшь волонтерлары белән бергә Лаешта Кама елгасы яр буен чистартуда да катнаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot