news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш янында теплоход һәм баржа бәрелешкән

Нәтиҗәдә ике суднода да тишелгән урыннар бар, зыян күрүчеләр юк

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстанда теплоход һәм баржа бәрелешүнең  сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт булган урынга тикшерүчеләр китте, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгы корреспондентына Россия Тикшерү комитетының транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Балтфлот-11» теплоходы һәм 442нче баржа бүген 2сәгать 30 минутта Лаеш янында бәрелешә. Нәтиҗәдә ике суднода да тишелгән урыннар бар, экипаж көче белән суднолардан су түгелә. Зыян күрүчеләр юк, нефть продуктлары түгелмәгән. Елгада судноларның йөрүгә каршылыклар юк”, - дип аңлатты Дмитрий Захаров.

Аның сүзләренчә, якын арада һәлакәт булган урын тикшереләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
 

news_right_1
news_right_2
news_bot