news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Лаеш ягы могҗизалары” интернет-конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды

Беренче урынга гаджет бүләк иттеләр.

(Лаеш, 12 август, "Татар-информ", "Кама ягы", Ирина Реброва). “Лаеш ягы могҗизалары” интернет-конкурсында җиңүчеләр ачыкланды. Катнашучыларның барысына лаеклы призлар тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Гадәт буенча бүләкләү тантанасы газета редакциясендә булды. Өченче урын өчен диплом һәм яшелчә, җиләк-җимеш киптерү өчен сушилка спорт мәктәбе хезмәткәре Александр Фроловка тапшырылды.

Сокуры мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Трофимова икенче урын өчен дипломга һәм электр җылыткычка лаек булды.

Ирина Борисова улы Артем белән беренче урын алды, аларга диплом һәм төп приз тапшырылды. Хәзер өченче сыйныф укучысы дусларына һәм сыйныфташларына үзенең гаджетын күрсәтә алачак.

Бүләкләрне конкурсның иганәчесе “Форт-Римэкс” ЧҖҖ бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot