Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш урманчылыгы территориясендә чираттагы санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән
Барлыгы 15 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). «Лаеш урманчылыгы» ДКУ, «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре һәм Егорьево авыл җирлеге вәкилләре Лаеш муниципаль районының Бима авылы янындагы урман фонды территориясендә рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын бетергән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар көче белән барлыгы 15 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
«Мондый чүплекләр экологияне начарайта гына түгел, ә янгын чыгу ихтималы белән дә куркыныч тудыра, — ди Лаеш урманчылыгының җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков. — Без даими рәвештә урман фонды территориясен тикшереп торабыз һәм, кызганыч, рөхсәтсез калдык ташлау фактлары теркәлеп тора. Быел, мәсәлән, урманчылык территориясеннән 35 кубометрдан артык чүп-чар җыеп чыгарылды».
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз