news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш укытучылары аз керемлеләр һәм мохтаҗларны кайгырта

Бу тормышта аеруча кыен хәлләрдә калганнарга ярдәм йөзеннән кием-салым, ашау эчү продуктлары, юыну кирәк-яраклары тапшырдылар.

Лаеш укытучылары аз керемлеләр һәм мохтаҗларны кайгырта
laishevskyi.ru/

(Лаеш, 24 июнь, "Татар-информ", "Кама ягы", Александр Воржецов). Лаеш районының “Г.Р.Державин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе” мөгаллимнәре коллективы Казандагы “Приют” реабилитация, адаптация үзәгенә килүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәктәп директоры Гөлнур Габдуллина башлангычы белән мәктәп коллективы мохтаҗларга һәм бу тормышта аеруча кыен хәлләрдә калганнарга ярдәм йөзеннән кием-салым, ашау эчү продуктлары, юыну кирәк-яраклары тапшырды. Үзәкне төзү идеясе авторы, аның генераль директоры - Сокура урта мәктәбен тәмамлаган, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Азат Галимҗан улы Гайнетдинов.

Ул үзе дә туган мәктәбенә һәрдаим ярдәм итеп тора. Аеруча туган тел кабинетларын җиһазландыру, мәктәп янын яшелләндерү, идәннәргә ленолиумнар алып биреп, үзен чын меценат итеп танытты.

Әлеге үзәк хезмәткәре Рушания ханым сүзләренә караганда, биредә көн саен 150 ләп мохтаҗ бушлай туклана, аларга кием-салымнар өләшенә, аеруча мохтаҗ – торыр урыннары булмаганнар биредә мунча кереп, төн кунып чыга ала икән.

Сокура мәктәбе укытучыларының Хәйрия ярдәмен алар бик теләп алдылар. Мәктәп укытучылары исә киләчәктә дә әлеге приютка ярдәм итеп торырга дигән карарга килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100