news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш территориясендә халык дружиналары белән тәртип саклау буенча эш оештырылган

Дружинаның хокук саклау юнәлешендәге республика реестрына кергән 204 әгъзасы теркәлгән.

(Лаеш, 30 октябрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районы авыл җирлекләре һәм Лаеш территориясендә халык дружиналары белән тәртип саклау буенча эш оештырылган, дип яза җирле басма.

Агымдагы елда бу җәмәгать оешмаларын формалаштыру төгәлләнгән. Дружинаның хокук саклау юнәлешендәге республика реестрына кергән 204 әгъзасы теркәлгән. Өч дружина формалашкан һәм эшли. Лаеш- шәһәргә, Кече Елга – авыл җирлеге территориясенә, Халык – Лаеш техник-икътисад техникумы территориясенә хезмәт күрсәтә.

Гамәлдәге законнарга ярашлы төстә Лаеш районы эчке эшләр бүлеге тәкъдиме белән халык дружиналары командирлары һәм ОПОП начальнигы сайланды. Район дружинасы штаб начальнигы Лаеш райбашкарма комитеты эшләр идарәчесе Виктор Воробьев. Гражданнарны халык дружинасына кабул хезмәт коллективларында тантаналы шартларда үтә. Елның беренче яртысында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге гарнизон развод бүлекчәсендә җиде кеше дружинник таныклыгы алды. Авыл җирлекләре башлыклары хезмәт күрсәткән территориядәге дружиначылар эше турында хисап тоталар.

Шәһәр һәм авыл җирлекләрен эченә алган айлык дежур тору графигы төзелгән. Аның буенча дружинниклар полиция хезмәткәрләре белән берлектә 20дән 23 сәгатькәчә территорияне саклыйлар. Дежурга чыкканчы хокук саклау органнары хезмәткәрләре инструктаж үткәрәләр, шәхси иминлек, физик көч куллану кагыйдәләрен аңлаталар. Дружиначыларны куркыныч җинаятьчеләр һәм билгесез югалган кешеләр билгеләре белән таныштыралар.

Халык бәйрәмнәре һәм массакүләм чаралар үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать тәртибен бозуларга юл куймау максатыннан халык дружиначылары эшчәнлеге аеруча әһәмиятле. Дружиначылар сукбайлыкны кисәтү буенча, уңышсыз гаиләләр буенча, спиртлы эчемлекләр эчә торган урыннар буенча рейдларда катнашалар. Агымдагы елның тугыз аенда 58 тапкыр дежурга чыкканнар, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50 процентка күбрәк. 1376 дружиначы һәм офицер патруленә 222 хокук бозу очрагы туры килә. Дружиначы җәмәгать эше кыен һәм вакыты белән куркыныч та. Иң мөһиме – алар халык тынычлыгы өчен җәмәгать тәртибен саклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100