news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш спортчысы Америкада да сынатмады

Лос-Анджелеста спорт фитнесы буенча профессоналлар арасында үткән дөнья Чемпионатында якташыбыз Никита Комаров топ-унлыкка керде

(Лаеш, 30 апрель, "Татар-информ", "Кама ягы"). Калифорния штаты, Лос-Анджелеста спорт фитнесы буенча профессоналлар арасында үткән дөнья Чемпионатында якташыбыз Никита Комаров топ-унлыкка керде, дип яза район газетасы.

Ул мондый мәртәбәле ярышта Россиянең бердәнбер вәкиле иде. Спортчы бу чыгышларга ныклап әзерләнгән. Нәтиҗәдә финалга чыккан 18 атлет арасында алтынчы булган. Узган елда Торонтада Никита унынчы урын алды. Шәһәр буенча аның фоторәсеме белән афишалар эленгән: ул бу турнирның рекламасы булган.

Атлет үзенең һәр чыгышын анализлый, шул ук вакытта үзтәнкыйть тә көчле.

-Хата бер үк: позада торуга һәм образ булдыруга вакытны аз бирәм, - спортчы үзенең Интернеттагы битендә Лос-Анджелестагы чыгышына шулай дип аңлатма бирә. – Әмма икенче юлы моны истә тотачакмын. Бик арыдым... Җылы сүзләрегез һәм хуплавыгыз өчен барыгызга рәхмәт. Бераз ял итәм – аннан тагын режимга. Ноябрь аенда ярышлар Лондонда булачак.

Дөньяның иң яхшы атлетлары унлыгына керү өчен Никита нык тырышкан. Бодибилдинг белән ул 2006 елда шөгыльләнә башлый, ә 2012 елда һәвәскәрләр арасында фитнес буенча дөнья Чемпионатында бронза приз ала. 2013 елда – дөньяның вице-чемпионы (NAC) Кипр утравы) һәм “Мистер вселенная” турниры (Гамбург, Германия) финалчысы. 2014 елда Италиянең абсолют чемпионы исеменә лаек була (Риччоне шәһәре). Бер елдан Лос-Анджелесны буйсындыра, LA WBFF Fitness&Fashion WKNDта җиңү яулый һәм профессионал лицензиясе ала.

Никита – нечкә күңелле кеше. Ул музыка ярата, өстәвенә, үзе дә скрипкада уйный. Бу мәһабәт баһадирны кулына скрипка алган килеш күз алдына китерү җиңел түгел. Культурист җиңү бәясен яхшы белгән спортны үз иткән гаиләдә үсә. Туганнары аңа һәрчак көч бирә, уңышсызлык булганда борчылалар, уңышларына сөенәләр.

Никита Комаров – Россиянең һәм безнең Лаеш районының спорт горурлыгы. Без аңа уңышлар телибез. Киләчәктә аның спорт Олимпының иң биек түбәсендә урын алачагына ышанабыз, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100