Иван Кузнецовка 11 яшь. Ул кекусинкай-каратэ белән беренче сыйныфтан шөгыльләнә башлаган.
-Шөгыльләнүләрнең беренче көннәреннән үк малай ныклык, җиңүгә омтылыш күрсәтте, - дип сөйли тренер Александр Жарахин. – Ул мавыгучан кеше: спорттан кала бию белән шөгыльләнә, гимназиянең бию төркеме белән “Йолдызлык” фестивалендә чыгыш ясады. Шулай ук ул яхшы укый да.
Яңалар кубогына ярышларга республикадан 200дән артык катнашучы җыелган. Татамига җиңүгә өмет иткән, әзерлекләре булган сугышчылар чыкты. Әмма Лаеш гимназистының сугыш техникасы һәм осталыгы югары булды. Үз яшь төркемендә ул беренче урын алды. Тамашачылар арасында аның дуслары-спортчылар, әнисе һәм апасы бар иде. Иванның мондый дәрәҗә ярышларда икенче тапкыр катнашуы. 2016 елда Казан беренчелегендә ул көмеш медаль алган.
-Яшь каратист уңышка ирешсен өчен аны ата-аналары хуплавы кирәк, - ди тренер. – Мәсәлән, Иван Кузнецовныкы кебек. – Әгәр моңа сугышчы характеры да өстәлсә, уңыш гарантияләнә.