news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш шәһәрендә авиацион укыту үзәге ачылды

Лаешта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының республика киңәшмәсе узды.

(Лаеш, 7 июль, «Татар-информ», «Кама ягы»). ​​​​​​​Лаеш техник-икътисад техникумы базасында яңа авиацион укыту үзәге ачылды.

Лаешта узган ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының республика киңәшмәсендә узган уку елында тармак үсешенә йомгак ясадылар һәм киләчәккә өстенлекләр билгеләделәр.

Конференциянең «Һөнәри белем бирү һәм хезмәт базары: яңа икътисад өчен заманча кадрлар» темасы буенча секция утырышын Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкләде. Анда Татарстанда һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре, урта һөнәри белем бирү студентлары өчен мөмкинлекләр, өлкән кешеләрне укытуны оештыруның яңа механизмнары тикшерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot