Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районының Усад бистәсендә IBM хезмәтләрен күрсәтү үзәге ачылачак
Чарада ТР Президентының катнашуы көтелә
(Казан, 4 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Лаеш районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "УСАДЫ" IT-паркында IBM хезмәтләрен күрсәтү үзәге ачылачак.
Тантаналы чарада шулай ук Казанда IBM хезмәтләрен күрсәтү үзәге җитәкчесе Юлия Тарасова, IBM бизнесын Россиядә һәм БДБ илләрендә үстерү буенча директор Олег Бяхов, Ауропа IBM хезмәтләрен күрсәтү үзәге башлыгы Ричард Ньюланд катнашачак. Казандагы яңа офис IBM сервис үзәкләренең киң челтәренең бер өлеше булачак, бу үзәкләр 60 тан артык илдән заказчылар өчен бизнес-процессларның аутсорсингын гамәлгә ашыра. Чара барышында IBM компаниясе һәм Казан федераль университеты арасында яшь белгечләргә кирәкле гыйлем һәм күнекмәләрне камилләштерүдә программалар эшләү буенча килешү имзалау ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз