news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районының Столбище мәктәбе 80 еллыгын билгеләп үтә

Уку йортында барлыгы 3600 кеше укып чыккан, аларның 123е көмеш һәм 119ы алтын медалист.

 (Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Гаяне Парванян, Наталья Шмелева). Лаеш районының Столбище мәктәбе 80 еллыгын билгеләп үтә. Озак еллар эшләү дәверендә районның борынгы уку йортында 3600 кеше укып чыккан, аларның 123е көмеш һәм 119ы алтын медалист.

1936 елда мәктәп агач, ике катлы бина була. Мичкә ягып җылыту, шыгырдый торган идәннәр... Бүген ул заманча типовой бина, барлык кирәкле җайланмалары, компьютер техникасы, интерактив такталары бар. Укучылар һәм педагоглар өчен мөмкин булган барлык уңайлыклар булдырылган, дип яза район газетасы сайты.

Мәктәп руле артында һәрчак зирәк капитаннар – директорлар тора һәм аларның һәркайсы Столбище мәктәбен үстерүгә үз өлешен кертә. Авыл кешеләре Сәгыйть Акмаевны, Виктор Павлов, Дмитрий Глушенков, Кузьма Лобичев, Иван Коробейниковны яратып һәм хөрмәт белән искә алалар. Михаил Кондуков вакытында мәктәпнең яңа бинасын төзи башлыйлар, моны Рөстәм Насыйбуллин дәвам итә. Биолог җитәкчелегендәге коллектив мәктәп территориясен зәңгәр чыршылар белән бизи, алар бүген дә безне үзләренең мәһабәтлеге белән шатландыра. Яшь, энергияле директорлар Павел Кореев, Владимир Трошин җитәкчелегендә педагогик коллектив тату һәм бердәм булып эшли. Беренче эзләнү отрядлары барлыкка килә, алар “Отечество“ хәрби-патриотик клубының һәм беренче кадет корпуслары ачылуның нигезен тәшкил итәләр. Әлеге хәрәкәтнең инициаторы Владимир Трошин була. Ир-егетләрдән эстафетаны беренче хатын-кыз директор – Ирина Романова кабул итә. Ул инде сигез ел руль артында. Аның җитәкчелегендә капиталь ремонт үткәрелә, матди-техник база ныгытыла, мәктәп үзгәрә. Педагогик коллектив һәм укучылар укуда һәм дәрестән тыш эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешәләр, диелә хәбәрдә.

Мәктәп гореф-гадәтләргә бай, аларның берсе – буыннар күчүчәнлеге. Атказанган укытучылар – берничә буын укучылар тәрбияләгән ветераннар һәрвакыт үзләренең бай тәҗрибәсе, тормыш зирәклеге белән уртаклаша алалар. Мәктәптә 50 ел, аның 30 елдан артыгын завуч булып эшләгән Вера Семина үзе янына көчле укытучылар – фикердәшләр командасын туплый һәм берләштерә алган. Вера Глушенкова, Зинаида Давыдова, Капитолина Рябинина, Александр Запаско һәм башка күпләр алтын фондка керәләр.

Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Столбище мәктәбен данлаган талантлы шәхесләр бар. Валентин Андреев – билгеле педагог, профессор; Юрий Матяшин – техник фәннәр докторы, профессор; Владимир Чудаев – техник фәннәр докторы, хәрби инженер; Игорь Горчаков – Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Уку йорты – грантларда отылган мультимедиа белем бирү ресурсларын кулланып электрон белем бирүнең компетенция үзәге. Ул К(П)ФУның база мәйданчыгы булып тора һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында 100 иң яхшы авыл мәктәбе арасына керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100