news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районының почта бүлегендә янгын чыккан

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Лаеш районының почта бүлегендә янгын чыккан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Лаеш районындагы почта бүлегендә янгын чыккан. Ут оештыру техникасын һәм документларны юк итте. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичке сәгать җидедә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Столбище авылындагы Кооператив урамында урнашкан почта бүлегендә янгын турында хәбәр килде.

Янгын мәйданы 25 квадрат метр тәшкил итте. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot