news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Лаеш районының Габишево авылында ятим балалар өй туйлары үткәрде
Бүген әлеге авылда 32 фатирлы яңа торак йорт файдалануга тапшырылды
Скопировать ссылку
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Бүген Габишево авылында ТР Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән 32 фатирлы яңа йорт файдалануга тапшырылды. Чарада Татарстанның Лаеш муниципаль районы башлыгы Александр Тимофеев һәм фондның башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин катнашты.
Өч катлы торак йорттан Бөек Ватан сугышы ветераны, 7 ятим бала, шулай ук “Торак” һәм социаль ипотека федераль максатчан программаларында катнашучы гаиләләргә фатирлар бирелде. Йорт тулысынча эшләнеп беткән, һәр фатирга аерым җылылык системасы үткәрелгән, барлык фатирларның да мәйданы 40 квадрат метрдан артык тәшкил итә.
24 фатирлы тагын бер йорт Лаешта ноябрь аенда файдалануга тапшырылган иде. Хәзер чиратта – Столбище авылында 9 ике фатирлы йорт. Алар киләсе елда төзелеп бетәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot