news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районының Габишево авылында 60 фатирлы социаль ипотека йортына күченәләр

Яңа йортта социаль ипотека программасында катнашучылар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук грант откан табиблар яшиячәк.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 5 декабрьдә, Лаеш районы Габишево авылының Төньяк микрорайонындагы 60 фатирлы социаль йортка күченәләр. Бу хакта Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә.

Яңа йортта социаль ипотека программасында катнашучылар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук грант откан табиблар һәм ятим балалар яшиячәк. Барлык фатирлар эшләнеп беткән килеш тапшырыла, су, газ, электр исәпләү җиһазлары куелган.

Төньяк микрорайонында 348 фатирга алты йорт торгызу каралган. Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан 116 фатир социаль ипотека программасында катнашучыларга 2016 ел ахырында тапшырылган.

Моннан тыш, 60 фатирлы тагын бер йорт югары әзерлек дәрәҗәсендә. Аны да 2018 ел ахырында файдалануга тапшырырга җыеналар.

2005 елдан башлап, социаль ипотека программасы кысаларында торак шартларын Татарстанда яшәүче 113 мең гаилә яхшырткан. Шуларның 5,8 меңе 2018 елда яңа фатирлы булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100