news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районындагы юл һәлакәтенә сәбәпче булган йөртүче исерек булган

Юл һәлакәтен китереп чыгарган йөртүчене җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 25 февраль, "Татар-информ"). Исегезгә төшерәбез, бүген Лаеш районындагы юл һәлакәтендә ике өлкән кеше һәм бер бала һәлак булды. Фаҗигага сәбәпче булган “Мицубиси L200” машинасының 41 яшьлек йөртүчесе рульгә исерек хәлдә утырган булуы ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге алтыда Р-239 трассасының 60 кмда Имәнкискә авылына керү юлында һәлакәт булган иде. «Мицубиси L200» пикапы һәм «Дэу Матиз» автомобиле капма-каршы  бәрелешкән.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, Казан ягыннан килгән “Мицубиси L200” машинасының 41 яшьлек йөртүчесе тизлеген арттырган һәм каршы як хәрәкәт юлына килеп чыккан. Шунда ул “Дэу Матиз”га килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, аз литражлы машинаның 35 яшьлек йөртүчесе һәм 7 яшьлек баласы белән 33 яшьлек пассажир хатын-кыз һәлак булган.

Юл һәлакәтен китереп чыгарган йөртүчене җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100