news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында үзара салым күләме – 500, Яшел Үзән районында 100 сум тәшкил итәчәк

Лаеш һәм Яшел Үзән район башлыклары үзара салым буенча референдумда катнашты.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Лаеш һәм Яшел Үзән район башлыклары үзара салым буенча референдумда тавыш бирде. Тавыш бирүдә районның 23 авыл җирлегендә яшәүчеләр катнаша, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына муниципаль районның матбугат сәркатибе Рәсим Хаҗиев.

Хаҗиев сүзләренчә, районда үзара салым күләме 500 сум тәшкил итә

Моннан тыш, Васильево бистәсендә Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин тавыш бирде, дип хәбәр итә «Васильево Новости» порталы. Районда үзара салым күләме - 100 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot