news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Лаеш районында закон бозып сыра сату очрагы ачыкланган
Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре законсыз сыра сату очрагына тап булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районында закон бозып сыра сату очрагы ачыкланды, дип яза район газетасы.
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең алкогольле продукцияне ваклап сату вакыт чикләүләренә, шартларына һәм урыннарына мониторинг үткәрү барышында Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы белгечләре Лаеш районы бакчачылык ширкәтләренең берсендә сыраны стационар булмаган сәүдә ноктасында сатулары ачыклана.
44 яшьлек бизнес-ханымнан алты мең сумнан артык суммага 72 шешә сыра йолып алына. Шул рәвешле, РФ КоАПының 14.16 маддәсе 3 бүлеге таләпләре бозыла (Алкогольле һәм спиртлы продуктларны ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу). Моның өчен җитди штраф яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot