Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше имгәнгән
Һәлакәт кичә кич Казан-Матюшино юлының 25 нче чакрымында булган.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында ике машина катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казан-Матюшино юлының 25 нче чакрымында булган юл һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә 18.06 сәгатьтә килгән.
«УАЗ» һәм «Опель» автомобильләре юлны бүлешә алмаган. Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, ике автомобиль дә юлга аркылы баскан.
Һәлакәт аркасында «Опель» автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.
Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән 119 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре җимерек автомобильләрнең аккумляторларын сүндергәннәр һәм юлга түгелгән ягулыкны юдыртканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз