news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Өч машина Казан – Оренбург автомобиль юлының 26нчы чакрымында бәрелә.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстандагы Лаеш районының Олы Кабан авылына якын урында машиналар бәрелешү сәбәпле өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига турындагы мәгълүмат Лаеш районының 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына кичә 20.29 сәгатьтә килеп ирешә. 119нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре бәрелгән "Лада Х-Rey", "Черри" һәм "Дэу Нексия" автомобильләренә юлыга. Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше, ягъни өч машина йөртүче һәм "Лада" пассажиры зыян күргән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларга машинадан чыгарга ярдәм итә һәм аларны хастаханәгә илткән ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot