news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында юл һәлакәтендә ике өлкән кеше һәм бер баланың гомере өзелгән

Ике машина авылга керү юлында бәрелешкән.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Лаеш районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр.

Фаҗига бүген иртәнге алтыда Р-239 трассасының 60 кмда Имәнкискә авылына керү юлында булган. «Мицубиси L200» пикапы һәм «Дэу Матиз» автомобиле капма-каршы очрашу нәтиҗәсендә, аз литражлы машинаның 35 яшьлек йөртүчесе һәм 8 яшьлек баласы белән 33 яшьлек пассажир хатын-кыз һәлак булган. Шулай ук 41 яшьлек пикап машинасын йөртүче зыян күргән.

Урынга килгән 118 номерлы янгын-сүндерү хезмәте хезмәткәрләре янгын чыгу куркынычы тудырган автомобиль аккумуляторларын сүндергән. Һәлак булучыларны машинадан чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100