news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте бүген төндә Олы Кабан авылыннан өч чакрым ераклыкта булган.

Лаеш районында юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән
очевидцы

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында әйләнеп түбәсенә яткан машинаның йөртүчесе һәм өч пассажиры зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә Олы Кабан авылыннан өч чакрым ераклыкта булган.

Автомобиль аэропорт ягыннан хәрәкәт иткән. Машина йөртүчесе идарә итә алмаган һәм машина юл кырыена төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп яткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча Бәйсез дәүләтләр берлегенең бер иле гражданнары булган йөртүче һәм өч пассажир төрле җәрәхәтләр алган. Алар Республика клиник хастаханәсенә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot