news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында волейбол турниры төгәлләнде

Анда район оешмалары һәм предприятияләре командалары катнашты.

 (Лаеш, 21 июнь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районында волейбол турниры төгәлләнде. Анда район оешмалары һәм предприятияләре командалары катнашты, дип яза җирле басма.

Турнирның финал уеннары Комлы Ковалидагы “Дуслык“ спорт- ял итү үзәгендә үтте. Ир-егетләр командалары арасында Лаеш үзәк район хастаханәсе спортчылары чемпион булды, мәдәният бүлеге уенчылары көмеш приз алды. Мәгариф идарәсе командасы өченче урында. Хатын-кызлар командалары арасында да Лаеш үзәк район хастаханәсе командасына тиңнәр булмады, икенче урында – педагоглар, мәдәният бүлеге спортчылары өченче булды. Волейбол очрашуларында җиңүчеләргә медальләр, кубоклар һәм призларны ярышларның финал уеннарын күзәткән район башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100