Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районында тугыз балыкчыны коткарганнар
Атабай бистәсе янында Чулман елгасында боз чатнаган.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Лаеш районында боз чатнап, ярдан ерганак белән аерылып калган тугыз балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Бүген көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Атабай бистәсе янында Чулман елгасында боз чатнап, ярдан аерылып калган берничә балыкчыга ярдәм кирәклеге турында хәбәр алынган.
Һава мендәре судносында урынга 2нче зона коткару часте хезмәткәре җитәкчелегендә Лаеш вакытлы коткару посты хезмәткәрләре килгән.
Нәтиҗәдә, тугыз балыкчыны ярга чыгарганнар. Медицина ярдәме берәүгә дә таләп ителмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз