Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында трихинеллез теркәлгән
18 ел диярлек республика территориясендә авыру учаклары булмаган
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Лаеш районында Сокурыдан Пәрәүгә кадәр ау урыннары, урман, болыннар һәм басулар трихинеллез авыруы белән бәйле төстә куркыныч зона дип игълан ителгән, дип хәбәр итә “Кама ягы” газетасы.
Хәвеф-хәтәр турында Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе белгечләре хәбәр итте. Анда тикшерү өчен Казан аучысы тарафыннан Лаеш районы “Радуга” ау хуҗалыгы“ ЧҖҖ территориясендә атып алынган кабан дуңгызы ите китерелә. Тикшерелүче биологик материалларда трихинеллез табыла. 18 ел диярлек республика территориясендә авыру учаклары булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз