news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында Татарстанның халык артистына мемориаль панно ачтылар

Тимергали Зиннуров гомерен тулысынча театрга багышлый.

Лаеш районында Татарстанның халык артистына мемориаль панно ачтылар
laishevskyi.ru

(Лаеш, 2 декабрь, «Татар-информ», «Кама ягы», Ирина Ребров). Лаеш районы Пәрәү авылында яшәүчеләр ТАССРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров тууга 70 ел тулу хөрмәтенә мемориаль панно ачылуга җыелдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәдәният сараеның бер диварында истәлекле панно куелган һәм Тимергали Зиннуровның шәхси әйберләре күргәзмәсе оештырылган.

Тимергали Зиннуров 1949 елның 18 ноябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туган. 1967 елда ул Казан дәүләт курчак театрына эшкә килә. Ә 1982 елда аны артист буларак К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакыралар. Ул анда озак еллар дәвамында хезмәт куя.

Тимергали Зиннур улы гомерен тулысынча театрга багышлый. 40 елга якын ул кабатланмас, табигый һәм шул ук вакытта үзенчәлекле, тамашачылар яраткан образлар тудыра.

Аңа 1981 елда «ТАССРның атказанган артисты», ә 1993 елда «Татарстанның халык артисты» исемнәре бирелә. Ул 2017 елда Казанда вафат була.

Истәлекле очрашу тәмамлангач, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча «Мәхәббәт баскычы» спектаклен күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100