Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында тагын бер технопарк ачарга җыеналар
Технопаркта ICL компаниясе офислары белән «Иннополис» махсус икътисади зонасының башка резидентлары да урнашачак.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районындагы махсус икътисади зона территориясендә тагын бер технопарк ачарга җыеналар. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип әйтте.
«Без тагын бер технопарк төзү өчен өстәмә акча җәлеп итәргә ниятлибез. Алдагы ике елда Лаеш районындагы махсус икътисади зона территориясендә икенче технопарк сафка басар дип өметләнәм», - диде министр.
Лаештагы мәйданчыкның төп үзенчәлеге шунда: биредә барлык биналар да шәхси инвестор - ICL компаниясе хисабына төзелгән. 2016 елның августында ул махсус икътисади зона резиденты статусын алган, 2018 елда исә гомуми мәйданы 13 295 квадрат метр тәшкил иткән 8 катлы бина торгызган. Биредәге 1200 эш урынының 700е тулган инде.
Технопаркта ICL компаниясе офислары гына түгел, «Иннополис» махсус икътисади зонасының башка резидентлары да урнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз