news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында сөт җитештерү буенча план 107 процентка үтәлгән

55598 центнер ит продукциясе җитештерелгән.

(Лаеш, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Кама ягы", Ирина Реброва). Лаеш районында 20 эре авыл хуҗалыгы һәм 18 крестьян һәм фермер хуҗалыгы үзенең продукциясен үстерәләр һәм тормышка ашыралар. Аларның күбесе 2017 нче елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамладылар, дип яза җирле басма.

84,3 мең т ашлык (уртача уңышлылыгы 32,9 ц/га тәшкил иткән), 2,7 мең т көнбагыш, бер шартлы терлек башына 30 центнердан артык азык әзерләнгән. 13 мең т бәрәңге һәм 7,2 мең т төрле яшелчә үстерелгән һәм җыеп алынган.

25 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, 55598 центнер ит продукциясе, шул исәптән мөгезле эре терлек – 11784 ц, кош ите – 43434 ц сатылган. 662627 мең данә йомырка (102% планга) һәм 192550 ц сөт (107% планга) тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100