news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабан туе узган

Сабан туе «Без бергә!» шигаре астында үткән.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Лаеш районының «Липки» лагеренда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабан туе узган. Аны Александр Денежкин исемендәге мәрхәмәтлелек балалар ордены активистлары оештырган, дип хәбәр итә «Камская новь» газетасы.

Бәйрәмдә сәламәтлекләре буенча өйдән чыгып йөри алмаган балалар яшьтәшләре белән рәхәтләнеп аралашкан, уеннар башлануын көткән. Быел Сабан туена Чабаксардан да балалар чакырылган булган.

Бәйрәмдә традицион ярышлар, аттракционнар, күңел ачулар үткәрелгән. Балалар һәм өлкәннәр агач атларда ярышкан, дартс, бильярд һәм шахмат уйнаган. Иң җитезләр һәм уңганнар бүләкләр алган.

Сабан туе «Без бергә!» шигаре астында узган. Концерт программасы да бик күңелле һәм төрле булган. Усадтан Галиевлар гаиләсе, Казаннан Ангелина Бәширова, Тимур Фазлиев, Лаешның мәктәп-интернатыннан Александр Анисимов үз талантларын күрсәткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100