news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында наркотикларга каршы акция үтә

Акция кысаларында гражданнар күпләп җыела торган урыннарда рейдлар, халык белән очрашулар үтәчәк.

(Лаеш, 5 июнь, "Татар-информ", "Камы ягы"). 26 майдан 26 июньгә кадәр бар республикадагы кебек, Лаеш районында да, республика ведомствоара наркотикларга каршы акция үтә, дип яза район газетасы.

Аның максаты – наркомания таралуга һәм наркотикларга бәйле җинаятьләргә каршы көрәштә хакимиятнең барлык органнары, хокук саклау органнары һәм җәмәгатьчелекнең тырышлыкларын берләштерү. Акция кысаларында гражданнар күпләп җыела торган урыннарда рейдлар, халык белән очрашулар үтәчәк. Җәйге савыктыру лагерьларында полицейскийлар яшүсмерләргә лекцияләр укыячаклар.

Россия ЭЭМның Лаеш район бүлеге халыкны “Наркотикларсыз тормыш” операциясендә актив катнашырга чакыра һәм законсыз наркотиклар әйләнешенә бәйле хокук бозу очраклары турында дежур частька 02, 8(84378)2-55-41 яки Татарстан Республикасы ЭЭМның 291-20-02 ышаныч телефонына хәбәр итүләрен үтенә.

news_right_1
news_right_2
news_bot