news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында һөнәри юнәлеш бирүнең стандарт булмаган формасы проекты тормышка ашырылды

Столбище урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары Лаеш районы территориясендәге “ИНВЭНТ-Электро” заводында булдылар.

(Лаеш, 17 октябрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Людмила Никифорова). Лаеш районында Татарстанда беренче тапкыр өлкән сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирүнең стандарт булмаган формасы проекты тормышка ашырылды, дип яза җирле басма.

Лаеш районы мәшгульлек үзәге ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы финанс ярдәме белән Лаеш районы сәнәгать мәйданчыкларына һәм Казан югары уку йортларына баруны оештырды.

Столбище урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары Лаеш районы территориясендәге “ИНВЭНТ-Электро” заводында булдылар. Башта алар белән цехлар буенча экскурсия үткәрделәр, ә аннан интерактив уен тәкъдим иттеләр. Мәктәп балаларына хәтерне үстерүгә биремнәр үтәргә, сорауны дөрес формалаштыра белүгә, иң мөһимен табарга туры килде. Алар кызыксынып схемалар җыйдылар – чын эшчеләр диярсең. Менә монда аларга физиканы белү кирәк булды.

Предприятие буйлап экскурсиядән һәм уку йортларында булганнан соң күпләре инженер һөнәре турында ныклап уйладылар. Беренчедән, туган районда эш табарга була – монда яңа предприятиеләр күп ачыла. Икенчедән, эшчеләр һәм инженерлар лаеклы хезмәт хакы ала. Өченчедән, карьера үсеше мөмкинлеге бар. Һәм иң мөһиме – заводта эш кызыклы, аның продукциясе Россиянең төрле почмакларына тарала, чит ил фирмалары белән элемтәләр ныгый.

Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев яшьләрне районга кайтырга бер генә чакырмады. Монда үз белемнәреңне куллану урыны бар, икътисад тотрыклы үсә, яңа предприятиеләр һәм күп квартирлы йортлар төзелә.

-Безнең районда эшсезлек дәрәҗәсе Татарстанда түбәннәрнең берсе, - дип әйтеп үтте мәшгульлек үзәге начальнигы Татьяна Пучкова. – Без эш эзләгән кешеләргә төрле вакансияләр тәкъдим итәбез: очучыдан ишегалды себерүчегә кадәр. Соңгы елларда эшче һөнәрләргә сорау зур. Инженер кадрлар җитмәү үзен сиздерә. Шуңа күрә быел һөнәри юнәлеш бирүнең бигүк гади булмаган формасын беренче булып сынап карадык. Өлкән сыйныф укучылары завод цехларын күрделәр, эшчеләр белән аралаша алдылар. Ә аннан уенда практикада кирәк булачак белемнәрен кулландылар. Без алга таба да һөнәри юнәлеш бирүнең мондый формаларын үстерәчәкбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100