Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында коткаручылар 126 балыкчыны бәладән йолып алган
Коткару эшләре тәмам
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Лаеш районында бүленеп-аерылып киткән боздан барлыгы 126 балыкчы коткарылды, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Кичә иртән Кама елгасының Атабай белән Лаеш шәһәре турысында балыкчылар утырган зур боз аерылып китеп, берсендә 79, икенчесендә 47 кеше булуы билгеле булган. Аларны коткару буенча операцияләрнең беренчесендә һава өрдереп хәрәкәт итә торган 2 “Хивус” судносы,“Ми-8” вертолетында, экипажны да санап, барлыгы 50 кеше, 8 берәмлек техника катнашкан, икенчесендә исә Лаеш районы янгын сакчылыгы оператив төркеме, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Федераль янгынга каршы көрәш хезмәтенең ТР буенча 118 нче часте янгын сүндерүчеләре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Ми-8” вертолетында һәм һава өрдереп хәрәкәт итә торган “Хивус” судносында коткаручылар балыкчыларны көннең икенче яртысында ярга уңышлы гына чыгарган. Арада беркем дә каза күрмәгән, коткару операцияләре уңышлы тәмамланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз