Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында кар барслары үрчетү үзәге ачыла
Төбәкара үзәктә үстерелгән барс балалары Саяно-Шушенский тыюлыгына күчерелер дип көтелә.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында кар барслары үрчетү буенча төбәкара үзәк ачу күздә тотыла, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының матбугат хезмәте.
Төбәкара үзәктә үстерелгән барс балалары Саяно-Шушенский тыюлыгына күчерелер дип көтелә.
Шунысын да искәртик: Россиядә кар барсы – Амур юлбарысы яки Ерак Көнчыгыш капланы кебек үк сирәк очрый торган җәнлек. 2014 елда аны саклап калу өчен РФ Хөкүмәте тарафыннан махсус стратегия кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз