news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында Камада 59 яшьлек ир-ат батып үлгән

Ир-атның мәете Иске Пристань авылы янында елгада табылган.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Лаеш районында Кама елгасында 59 яшьлек ир-ат батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл турында хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәтенә бүген иртән килеп ирешкән. Ир-атның мәете елгада Иске Пристань авылы янында табылган.

Шаһитлар сүзләренчә, ир-атны нык салмыш килеш яр буенда күргәннәр. Үлемнең сәбәбе ачыклана. Мәет суд-медицина экспертизасына җибәрелә.

Фаҗига булган урында 118нче эзләү-коткару часте полиция, медицина, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100