news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында, исерек машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, профилактика рейды үтте

Полиция хезмәткәрләре "Алкотектор РRО-100" дип аталган прибор күрсәткеченә таянып эш итә.

(Лаеш районы, 30 июль, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районында исерек машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан профилактика рейды үтте. Массакүләм тикшерүнең сәбәбе – исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арту, дип хәбәр итә җирле басма. 

Полиция хезмәткәрләре “Алкотектор РRО-100” дип аталган прибор күрсәткеченә таянып эш итә. Әгәр нигез булса, административ беркетмә төзеләчәк. Мондый кагыйдә бозуның береннче генә булмаса, гаеплене җинаять эше кузгатуга кадәр җитди җәза көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100