Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районында ике кеше имгәнгән юл һәлакәтен видеога төшереп алганнар
Авария Казан – Оренбург трассасының сигезенче километрында булган.
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында ике кеше зыян күргән юл һәлакәтен видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.
«Кичә көндез Казан – Оренбург трассасының сигезенче километрында «Ленд Крузер» автомобиле «Хендэ» машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул каршы як полосага чыккан», - дип искәрттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.
Нәтиҗәдә, «Ленд Крузер» «Тойота»га килеп бәрелгән һәм яны белән ауган. Төрле тән җәрәхәтләре алган «Хендэ» һәм «Тойота» шоферларын хастаханәгә озатканнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз