news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән

Юл һәлакәте Сокуры авылыннан чыгу юлында булган.

Лаеш районында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән
очевидцы

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның мәгълүматлары буенча, Сокуры авылыннан чыгу юлында «Гранта» пикап зур тизлектә «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе машинада бикләнеп калган – ир-атның аягы кысылган.

Урынга килгән махсус хезмәтләр, зыян күрүчене салоннан чыгарып, табибларга тапшырган. Ир-атны хастаханәгә озатканнар. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot