news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында халыкка медицина хезмәте күрсәтү проблемаларын хәл итәләр

Лаеш үзәк район хастаханәсендә бердәм медицина мәгълүмат системасы кертелгән, пациентның электрон медицина картасы кертелә.

(Лаеш, 3 апрель, "Татар-информ", "Кама ягы", Ирина Реброва). Район медсоветы йомгаклау утырышында төп юнәлешләрне һәм 2018 елдагы эш йомгакларын, шулай ук быелгы бурычларны карап тикшерделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова 372 хезмәткәр эшләгән дүрт табиблык амбулаториясе һәм 40 фельдшерлык-акушерлык пункты эшчәнлегендәге саннарны һәм фактларны әйтеп узды.

Лаеш үзәк район хастаханәсендә бердәм медицина мәгълүмат системасы кертелгән, пациентның электрон медицина картасы кертелә. Хастаханә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы республика клиник ситуация үзәгенә тоташкан. Авыр хәлдәге авырулар белән эшләгәндә онлайн консилиумнар үткәрелә.

Күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү һәм уңайлы итү, дарулар белән тәэмин итүне яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш дәвам иттереләчәк. Үзәк район хастаханәсен медицина җиһазлары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрү һәм район медицина учреждениеләре матди-техник базасын ныгыту, халыкны флюорографик тикшерүләргә күбрәк тарту планлаштырыла.

Максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә эшчәнлек нәтиҗәлелеге тотрыклы үсә. Республика муниципаль районнары сәламәтлек саклау учреждениеләре гомуми рейтингында район 9-10нчы урында.

news_right_1
news_right_2
news_bot