news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында елгада боз өстендә ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган

Һәлакәт Идел елгасында Матюшино авылы тирәсендә булган.

 (Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Лаеш районында ярдан 50 метр ераклыкта Идел елгасы бозында ике кешенең мәете табылган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт Идел елгасында Матюшино авылы тирәсендә булган.

Гражданнар обооронасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, кешеләрнең үле гәүдәләре боз астына төшеп китү куркынычы булу сәбәпле, водолазлар төркемен көтәргә булган. Биш водолаз ир-атның һәм хатын-кызның үле гәүдәләрен яр буена чыгарган, шулай ук елганың 400 кв метр төбен тикшергәннәр.

56 яшьлек ир-ат белән 55 яшьлек хатын-кызның шәхесләре ачыкланган. Хәзерге вакытта белегчләр аларның үлем очракларын ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot