news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында боз яуган

Орловка авылында боз яуганны видеога төшереп алганнар.

Лаеш районында боз яуган
Арсений Маврин

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Лаеш районының Орловка авылында боз яуган. Бу күренешне видеога төшергәннәр.

Кадрларда дача участогында көчле яңгыр һәм боз явуы күренә. Фото һәм видеодан күренгәнчә боз шактый зур булган, аны эре чия белән чагыштырырга мөмкин.

Бүген Казанда да һава шартлары бозылды. Яңгыр һәм көчле җил булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100