news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында боз өстендә калган биш балыкчыны коткарганнар

Коткарылучыларның берсе дә зыян күрмәгән, ир-атларга административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.

Лаеш районында боз өстендә калган биш балыкчыны коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лаеш районында боз өстендә калган тагын биш балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә республиканың Лаеш районы Атабай торак пункты янында боз өстендә калган биш кеше коткарылды. Балыкчыларның берсе һава мендәрендәге судно озатуында кар чанасында ярга үзе чыкты.

Ир-атларның берсе дә зыян күрмәде. Коткаручыларны полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Лаеш районында аерылып киткән ике боз кисәгендә калган 9 балыкчыны коткарганны хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot