news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында әби кешене машина таптаткан

Рульдә дә хатын-кыз булган

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). 19 гыйнвар көнне сәгать иртәнге тугызынчы яртыда Татарстанның Лаеш районы Столбище саласында 1975 елгы хатын-кыз идарә иткән “ЗАЗ Сенс” автомобиле машина юлы кырыеннан шушы ук юнәлештә атлаган 1926 елгы әбине бәрдергән. Алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, рульдәгесе хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган, аңлашыла ки, әби дә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган. Нәтиҗәдә, әби кеше “Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе” Татарстан фәнни үзәгенең (элеккеге Казан травматология һәм ортопедия фәнни тикшеренү институты) реанимация бүлегенә китерелгән һәм көндезге бердә ул үлеп киткән.

 

Шул рәвешле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлегеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, соңгы 19 көндә республика юлларында 222 транспорт һәлакәте булган, 314 кеше җәрәхәтләнгән-имгәнгән, 23 кешенең гомере өзелгән.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100