Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районында “Безнең депутат” мобиль төркеме кабул итте
Җирле халык “Бердәм Россиягә” наказлар бирәләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Лаеш, 10 август, "Татар-информ", "Кама ягы" , Ирина Реброва). Бу көннәрдә Лаеш районында мобиль төркем микроавтобусы урын алды. Аның янына үз проблемаларын тикшерү һәм илебездә әйдәп баручы партия депутатларына үз теләкләрен белдерү өчен шәһәрдә яшәүчеләр җыелды.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Иске Пристаньда яшәүчеләрне, шәһәрдән сигез километр ераклыкта булган торак пунктта, фельдшерлык-акушерлык пункты һәм күп функцияле үзәк оештыру кызыксындыра. Лаешлылар өчен чүп-чар өчен контейнер мәйданчыклары җиһазлау һәм аны вакытында алып китү, шәһәр территориясендә һәм комлыкта машина кую урыннары булдыру, юллар ремонтлау һәм асфальтлау, Пролетарская урамы буйлап су отводы мәсьәләләре көн үзәгендә.
Күчмә кабул итүгә 25нче Октябрь исемендәге поселокта яшәүчеләрдән дә наказлар күп булды. Күп квартирлы йортларда яшәүчеләр йорт яны территорияләрен төзекләндерә башлауга һәм су башнясы урнаштыруга рәхмәтләрен белдерделәр. Әмма кешеләрне керү урынындагы тукталышның яктыртылмавы, су сыйфаты һәм аның басымы, суүткәргечне ремонтлау, кәшәнә яки чиркәү төзү мәсьәләләре борчый.
Халык экология өчен кайгыра: чистарту корылмалары төзү һәм Кара күлне төзекләндерү һәм чистарту. Поселок яшьләре кышка хоккей тартмасы урнаштыруга сөенделәр, аны җәй көне футбол кыры итәргә булачак, шулай ук ачык һавада җәйге кинотеатр булдыру турында да сүз булды.
Лаеш, Иске Пристань, 25нче Октябрь исемендәге поселокта яшәүчеләрнең барлык сорауларын күчмә кабул итү хезмәткәрләре киләчәктә эшкәртү өчен компьютер базасына кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз