news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында бер ир-ат көймә белән елгага кергән һәм суга батып үлгән

39 яшьлек ир-атның мәетен, яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Лаеш районында бер ир-ат көймә белән елгага кергән һәм суга батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 6.18 сәгатьтә 112 бердәм номерына Кама елгасында Атабай авылы янында 39 яшьлек ир-ат көймә белән суга кереп киткән һәм шуннан әйләнеп кайтмаган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләренә авылдан 5 чакрым ераклыкта елгада батып үлгән ир-атны эзләп табу өчен җиде сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Ир-атның мәетен, яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot