news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында Бөтенроссия кыр көне бара

Олы кунаклар Лаеш утарына да керделәр, аларны район башлыгы Михаил Афанасьев каршылады.

(Лаеш, 10 июль, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районында Бөтенроссия кыр көне бара. Сокуры һәм Олы Кабан авыллары арасындагы мәйданда “Бөтенроссия кыр көне- 2017” агросәнәгать форумының өч көнлек күргәзмәсе ачылды, дип яза җирле басма.

“Наука” Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының 60 гектарлы эксперименталь басуларында тәкъдим итү секцияләре урын алган. “Үсемлекчелек” бүлеге уҗым һәм сабан культуралар үсеп утырган күп санлы тәҗрибә участокларыннан гыйбарәт. Монда катнашучы компанияләр яңа технологияләр һәм алымнар белән үстерелгән үсемлекләрен күрсәтәләр.

Нәселле терлекләр, фермаларда һәм азык җитештерү базасында файдаланыла торган җиһазлар “Терлекчелек” бүлегендә 3 мең квадрат метрлы мәйданга урнашкан. Монда ук яңа технологияләр, ветеринария препаратлары, терлек азыгы һәм аларга өстәмәләр дә тәкъдим ителә. Ә “АПКны инженер-техник тәэмин итү” секциясе агросәнәгать комплексындагы күп санлы техник яңалыкларны тәкъдим итте.

Яңгыр коеп явуга карамастан, күргәзмәгә республикада яшәүчеләр һәм кунаклар шактый килде. “Бөтенроссия кыр көнен” Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев үзенең кытай коллегасы Хань Чанфу белән ачты.

Олы кунаклар Лаеш утарына да керделәр, аларны район башлыгы Михаил Афанасьев каршылады. Анда ыслаган каз һәм үрдәктән авыз иттеләр, район җитештерүчеләре ассортиментындагы сырларның да тәмен татып карадылар. Аларны рус халык җырлары белән каршыладылар, ике министрны күңелле әйлән-бәйләнгә җәлеп иттеләр.

Агрофорумны ачу тантанасында 52нче космик экспедиция экипажы командиры Федор Юричихин бу истәлекле вакыйга белән халыкара космик станциядән (МКС) турыдан туры котлады.

-Кыр көне Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсе булган Татарстанда үтә. Бу язгы кыр эшләре үткәрүгә йомгак ясауның үзенчәлекле гадәте һәм уңыш өчен көрәшкә старт та. Йолдызларга менеп кенә фидакарь хезмәт масштабын бәяләп була. Авыл хуҗалыгында космик технологияләр файдалана башлавы сөендерә. Россиянең агрохимия хезмәте беренчеләрдән булып аларга җирләрне дистанцион мониторинглауда практик куллану тапты, - хәбәр итте орбитадан очучы-космонавт. – Бүген илебезнең авыл хуҗалыгы үсештә һәм җитәкчелек аңа зур игътибар бирә.

Бүген агросәнәгать форумы эше төгәлләнә. Кунаклар һәм катнашучылар киңәшмәләрдә, күргәзмәләрдә, осталык сәгатьләрендә, семинарларда һәм түгәрәк өстәлләрдә булдылар. Бай программа Россия агросәнәгатенең барлык юнәлешләрен үз эченә алды. Татарстандагы форум авыл хуҗалыгындагы иң заманча алымнарны, технологияләрне һәм техник яңалыкларны яктыртты, аларны Россиянең күп төбәкләре куллануга алыр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100