news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнәләр

Берничә көн дәвамында Җиңүнең чираттагы еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә планлаштырыла.

(Лаеш, 7 апрель, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнәләр. Лаеш районы башкарма комитеты киңәшмәсендә 9 Майга әзерлекнең төп моментлары буенча фикер алыштылар, дип яза җирле басма.

Утырышны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Андрей Карсалов алып барды. Шулай ук анда районның башкарма комитеты бүлекләре, мәгариф Идарәсе, районның ветераннар советы җитәкчеләре катнашты. Берничә көн дәвамында Җиңүнең чираттагы еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә планлаштырыла. Шулай ук сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Җиңү бәйрәменә кадәр бер айдан гына артык вакыт калды, ә эш фронты бик зур әле.

news_right_1
news_right_2
news_bot