news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында авыл көнендә тылсымлы ботка пешергәннәр

Тылсымчылар күзәтүе астында гадәти булмаган теләкләр боткасы пешерделәр.

(Лаеш, 24 сентябр!, "Татар-информ", "Кама ягы"). Авыл көне – гадәти бәйрәм. Аны Габишево бистәсенең күп милләтле халкы үз иткәнгә яши ул, дип яза җирле басма.

Монда тантаналы вакыйгаларны бергә үткәрү, кыен хәлләрдә ярдәм итү, бер береңә кунакка йөрү гадәти күренеш. Авыл көненә дә гаиләләре белән килделәр: руслар, татарлар, чуашлар... Мәдәни-спорт комплексы белгечләре кызыклы программа әзерләгәннәр, аның нигезендә халык гореф-гадәтләре ята. Кунакчыллык – шуның берсе.

Килүчеләрне ачык йөз белән алып баручылар ролендә булган рус гаиләсе каршы алды. Башта аларның ут яктысына татар гаиләсе килеп керде, буш кул белән килмәгәннәр - хуш исле бәлешләре, пешкән каз һәм татар җырлары. Ә аннан күрше кызлары башкаруында рус җырлары яңгырады. Күршедәге оста куллы ханым да кереп җитте һәм үзенең чиккән картинасын күрсәтте һәм хуҗабикәгә кушылып җыр сузды. Чуаш гаиләсе бик тә тәмле тавык ите белән пешерелгән бөккән һәм өй куасы белән шаклар катырды. Авылдашларын чуаш телендә башкарган җыр белән куандырдылар. Рус иптәш кызлары конфетлар, прәннекләр алып килгән, алар да җыр сузды.

Алып баручыларның кунакчыл гаиләсенә бу көнне күршеләре күп җыелды.

-Авыл көнендә авыл җирлеге башлыгы Рамил Хөсәенов котлау сүзе белән чыкты һәм волейбол һәм өстәл теннисы ярышларында җиңүчеләрне билгеләп үтте, - дип сөйли комплекс директоры Гөлнара Яруллина.

Бәйрәмнең азагы бик тә үзенчәлекле булды. Тылсымчылар күзәтүе астында гадәти булмаган теләкләр боткасы пешерделәр. Аны болгатып теләгеңне әйтергә кирәк иде, шуннан соң гына боткадан авыз итәргә була. Барысы шулай эшләде дә.

Төрле милләт вәкилләре яшәгән бистә халкы Авыл көнен менә шулай тату һәм күңелле итеп үткәрде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100