news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында авариядә бер кеше зыян күргән

«Шевроле Круз» йөртүчесен авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр.

 Лаеш районында авариядә бер кеше зыян күргән
соцсети

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Лаеш районында юл читенә төшкән чит ил машинасының двигателе өзелә. Әлеге мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралган.

Авария төнлә Столбище бистәсендә килеп чыккан.

Кадрларда «Шевроле Круз»ның юлдан чыгып очуы күренә.

Шаһитның сүзләренә караганда, йөртүчене авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр.

Авария турында мәгълүмат ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot