news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында авариядә бер кеше үлгән, өч кеше имгәнгән

Чырпы авылы янында «ГАЗель» йөк машинасы һәм дүрт җиңел автомобиль бәрелешкән.

Лаеш районында авариядә бер кеше үлгән, өч кеше имгәнгән
очевидцы

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Лаеш районындагы авариядә бер кеше үлгән, тагын өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Шаһитлар мәгълүматы буенча, Чырпы авылы янында «ГАЗель» йөк машинасы һәм дүрт җиңел автомобиль бәрелешкән. «Газель» кузовының бер өлеше өзелгән, анда булган әйберләр трассага коелган. Берничә машина юлдан чыгып киткән, аларның икесенә җитди зыян килгән.

Бер кеше һәлакәт урынында үлгән. Тагын өчесе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100