Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районында 70 бозау янгыннан коткарылган
Атабай авылында бозау абзарында салам янган.
(Казань, 9 декабря, “Татар-информ”). Лаеш районында җирле агрофирманың бозау абзарынада янгын чыккан, ди хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Янгын кичә кич Атабай авылында беркатлы бозау абзарында чыккан. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар бина түбәсе астыннан куе төтен чыкканын күргән. Агрофирма хезмәткәрләре малны бозау абзарыннан чыгарган. Барлыгы 70 бозау коткарылган. Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгын нәтиҗәсендә түбә астындагы салам җылыткыч янган.
Янгын ут эшләрен башкарганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан, дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз