news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында 500 укучыга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк

Төзелешкә барлыгы 433 млн сумнан артык акча тотылачак.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Лаеш муниципаль районында 500 укучыга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк. Анда стадион һәм ял бүлмәләре дә булачак. Төзелешкә 433 млн сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Бу турыдагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Төзелеш-монтаж һәм башка эшләр, шул исәптән җиһазлар урнаштыруга 433 592 054 сум акча биреләчәк», — дип хәбәр ителә документларда.

Мәктәп территориясендә хәрәкәтчән уеннар һәм тыныч ял өчен мәйданчыклар, мини-футбол өчен мәйдан һәм йөгерү юллары булган стадион, волейбол һәм гимнастика өчен уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк.

Өч катлы бинаның подвалы да булачак. Беренче катта ял итү урыннары, 200 урынлы актлар залы һәм 250 урынлы төшке аш залы урнашачак. Икенче катта шул исәптән спорт залы, лаборатория, йорт эшләре бүлмәләре, китапханә урнаштырылачак. Өченче катта уку сыйныфлары һәм кабинетлары булачак.

Бинаның гомуми мәйданы якынча 8 мең кв.метр тәшкил итәчәк. Эшләр дәүләт килешүен төзегән көннән 2021 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Төзелеш Татарстан бюджетыннан финансланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100